Шәһәр урамнарыннан тәүлек эчендә 3,4 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3414 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 488 юл эшчесе һәм 486 берәмлек махсус техника, шул исәптән 118 катнаш юл машинасы һәм трактор щеткасы, 105 үзбушаткыч, 56 фронталь төягеч һәм "Барсик" мини-төягече, 15 грейдер, 14 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Казан юлларында тәүлегенә 635 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 54 тонна реагент һәм 581 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 433 юл эшчесе һәм 274 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.