Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2025, 17:12

Көндез Казан урамнарыннан 385 тонна кар чыгарылган

Юлларны чистарту эшенә 150 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән

Денис Гордийко фотосы

Бүген көндез Казан урамнарыннан кар эретү пунктларына 385 тонна кар җибәрелгән. Юлларны чистарту эшенә 263 эшче һәм 150 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен юлларны кардан чистартканнан соң, бозлавыкка каршы материал белән эшкәрткәннәр: 99,5 тоннадан артык реагент һәм 35 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Алдарак 11 декабрьгә каршы төндә Казан урамнарында кар яву һәм бозлавык булу сәбәпле, юлларны кардан, бозлавыктан арындыру өчен 187 берәмлек техника эшләве турында хәбәр ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда кышкы сезонга 577 берәмлек махсус техника һәм роторлы кар чистарткычларны, ком сибә торганнарын да кертеп, 32 берәмлек асма җайланма әзерләнгән.

Шәһәр хезмәтләре карамагында 148 катнаш юл машинасы, 93 трактор щеткасы һәм тротуарларны чистарта торган 50 берәмлек машина исәпләнә. Бу елны автопарк тротуарларны җыештыра торган сигез яңа ВКМ-1500 машинасы белән тулыланган.

Барлык яңалыклар