Узган тәүлектә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 552 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 66 тонна реагент файдаланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Узган тәүлектә урамнарны җыештыруда 364 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 304 берәмлек махсус техника катнашкан. Шул исәптән: 68 катнаш юл машинасы, 103 щеткалы трактор, 38 фронталь төягеч, 44 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 21 үзбушаткыч, 25 “Барсик” минитөягече һ.б. махсус техника.
Эшләр шәһәрнең төрле районнарында башкарылган. Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткәннәр, кирәк булган очракларда себергәннәр һәм кар чистартканнар. Шулай итеп, тәүлек эчендә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 552 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 66 тонна реагент файдаланылган. Сезон башыннан 259 тонна реагент һәм 2285 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Эшләр бүген дә дәвам итә. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, көндез Казан урамнарында 335 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 191 берәмлек махсус техника – 62 щеткалы трактор, 41 катнаш юл машинасы, 23 үзбушаткыч, 17 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 21 фронталь төягеч, 22 “Барсик” минитөягече һ.б. эшләячәк.