В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 141 тонна бозлавыкка каршы матдәләр кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Узган тәүлектә Казан урамнарын җыештыруга 500 юл эшчесе һәм 437 махсус техника, шул исәптән 129 катнаш юл машинасы һәм 114 трактор щеткасы, 74 үзбушаткыч, 52 фронталь төягеч һәм 43 "Барсик" мини-төягече, 11 грейдер, 11 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Юлларны эшкәртү өчен 141 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган, шул исәптән 5 тонна реагент һәм 136 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 460 юл эшчесе һәм 227 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.