Үткән тәүлектә шәһәр юлларында 559 тонна бозлавыкка каршы материаллар тотылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 401 юл эшчесе һәм 309 берәмлек махсус техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 71 трактор щеткасы, 80 самосвал, 50 фронталь төягеч, 29 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Карны Әмирхан, Батурин, Бауман, Бондаренко, Ипподром, Качалов, Кремль, Короленко, Лена, Максимов, Меридиан, Спартак, Театраль, Черноморский, Сибгат Хәким урамнары участокларыннан, шулай ук Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 5,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 523 махсус техника һәм 295 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 837 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 559 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 75,4 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.