Узган тәүлектә шәһәр юлларыннан 13 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 386 юл эшчесе һәм 367 берәмлек махсус техника, шул исәптән 66 катнаш юл машинасы, 76 трактор щеткасы, 102 үзбушаткыч, 62 фронталь төягеч, 33 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Авангард, Аграр, Актай, Фатыйх Әмирхан, Батурин, Бауман, Бирюзовая, Блюхер, Богатырская, Большая Красная, Бертуган Касыймовлар, Гвардия, Горький, Губкин, Ершов, Зорге, Ипподром, Копылов, Космонавтлар, Кремль, Кулагин, Каюм Насыйри, Павлов, Павлюхин, Петербург, Повстанческая, Идел буе, Рәхимов, Серов, Соловки юнгалары, Техника, Тинчурин, Четаев, Чистай, Чуйков, Ягодинская, Альберт Камалиев һәм Ямашев проспектларыннан, шулай ук Мамадыш һәм Себер трактларыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан планлаштырыла.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 13,1 мең тонна кар чыгарылган, җыештыруда 752 махсус техника һәм 454 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 585,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 750 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 48,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.