В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 386 юл эшчесе һәм 366 берәмлек махсус техника, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 64 трактор щеткасы, 125 үзбушаткыч, 58 фронталь төягеч, 34 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Айдаров, Әмирхан, Әхтәмов, Бауман, Богатырская, Мәҗит Гафури, Дежнев, Кожевенная, Максимов, Несмелов, Идел буе, Симонов, Сибгат Хәким, Чехов, Чистай урамнары участокларыннан, шулай ук Ямашев проспекты, Киров дамбасы һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 632 махсус техника һәм 402 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 445 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 164 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 43,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.