В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
Карны чыгару Айдинов, Бауман, Бирюзовая, Восстание, Габишев, Гвардия, Декабристлар, Дорожная, Дубравная, Лаврентьев, Мариупольск, Машина төзүчеләр, Островский, Петербург, Сәлимҗанов, Сахаров, Һади Такташ, Чернышевский урамнары участокларыннан, шулай ук Җиңү проспектыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1760 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 401 юл эшчесе һәм шулкадәр үк махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 172 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 38 тонна реагент һәм 134 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 8,3 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.