В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда тәүлек эчендә 1324 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 341 юл эшчесе һәм 318 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 69 трактор щеткасы, 76 үзбушаткыч, 50 фронталь төягеч, 29 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар Адоратский, Айдаров, Вересаев, Восстание, Гагарин, Ершов, Мир, Ударная, Чистай, Чуйков урамнары участокларыннан, Ямашев проспектыннан, Мамадыш трактыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 8,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган, җыештыруда 694 махсус техника һәм 453 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 617,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 1324 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 51,2 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.