Узган тәүлектә шәһәр юлларыннан 12,2 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 287 юл эшчесе һәм 258 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 63 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 60 үзбушаткыч, 46 фронталь төягеч, 17 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару 2 нче Азино, Актай, Фатыйх Әмирхан, Бондаренко, Восстание, Гагарин, Гафури, Даурия Дементьев, Журналистлар, Ильич, Камал, Сары Садыйкова, Урак һәм Чүкеч, Татарстан, Техника, Торфяная, Футбол, Клара Цеткин, Чуйков, шулай ук Ибраһимов, Җиңү, Ямашев проспектлары һәм башка участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 12,2 мең тонна кар чыгарылган, җыештыруда 656 махсус техника һәм 409 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 547,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 817 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 45,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.