Кышкы чор башыннан 29,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 670 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 329 юл эшчесе һәм 337 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы чор башыннан 29,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлек эчендә 30 тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 8 тонна реагент һәм 26 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 8 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.