В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1,5 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Кар чыгару Бауман, Беломорский, Вербная, Габишев, Галактионов, Кол Гали, Динмөхәммәтов, Зорге, Ильич, Касаткин, Каштан, Коротченко, Кремль, Лаврентьев, Сул як Болак, Миль, Миннуллин, Нужин, Островский, Петербург, Аркылы Базар, Уң як Болак, Солидарность, Табейкин, Федосеев, Сибгат Хәким, Энгельс урамнарыннан, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларыннан, Себер тракты һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1465 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 265 юл эшчесе һәм 367 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлек эчендә 54 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 18 тонна реагент һәм 36 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 8 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.