В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә Казан юлларыннан 10 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Карны чыгару Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Вересаев, Воровский, Восстание, Гаврилов, Гагарин, Гвардия, Даурия, Николай Ершов, Журналистлар, Ильич, Ипподром, Кошевой, Красиков, Кремль, Лесгафт, Михаил Миль, Туфан Миңнуллин, Новаторлар, Павлов, Павлюхин, Пушкин, Клара Цеткин, Чехов, Чуйков урамнарыннан, шулай ук Әмирхан, Универсиада, Ямашев проспектларыннан, Оренбург, Себер трактларыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан гамәлгә ашырылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 10150 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 792 берәмлек махсус техника һәм 455 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 218 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 2065 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 32 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.