Тәүлек эчендә 4720 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Узган Тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 4720 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 542 юл эшчесе һәм 570 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 150 катнаш юл машинасы, 127 трактор щеткасы, 118 үзбушаткыч, 64 фронталь төягеч һәм 58 "Барсик" мини-төягече, 23 грейдер, 19 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 552 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 147 тонна реагент һәм 405 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 481 юл эшчесе һәм 288 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Авангард, Актай, Айдаров, Батыршин, Беломорск, Богатырская, Большая, Гарифьянов, Мәҗит Гафури, Давыдов, Ершов, Ипподром, Исхакый, Галиәскар Камал, Кремль, Коләхмәтов, Литвинов, Максимов, Меридиан, Нурсолтан Назарбаев, Несмелов, Павлюхин, Симонов, Солдат, Сыртланова, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Чернышевский, Четаев, Чуйков, Ямашев пр., Яхин, Зур Казан боҗрасы, Киров дамбасы, Мамадыш юлы һәм Ирек мәйданы.