Тәүлегенә 223 тонна бозлавыкка каршы чаралар кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарында 223 тонна бозлавыкка каршы чаралар кулланылган, шул исәптән 7 тонна реагент һәм 223 тонна ком-тоз катнашмалары.
Шәһәрне җыештыру эшенә 496 юл эшчесе һәм 515 махсус техника, шул исәптән 146 катнаш юл машинасы һәм трактор щеткасы, 110 үзбушаткыч, 57 фронталь төягеч һәм "Барсик" мини-төягече, 12 грейдер, 14 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 431 юл эшчесе һәм 259 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.