Тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 84 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 84 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 3 тонна реагент һәм 81 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Казан урамнарын җыештыруга 499 юл эшчесе һәм 420 махсус техника, шул исәптән 132 катнаш юл машинасы һәм 100 трактор щеткасы, 75 үзбушаткыч, 46 фронталь төягеч һәм 45 "Барсик" мини-төягече, 9 грейдер, 10 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Тәүлек эчендә Сезон башыннан юлларны эшкәртү өчен 1515 тонна реагент һәм 7840 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 491 юл эшчесе һәм 228 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.