В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1465 тонна кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кар чыгару Актай, Бауман, Бутлеров, Вахитов, Р.Гәрәев, Годовиков, Давыдов, Җиһанов, Липатов, Литвинов, Миль, Островский, Петербург, Портовая, Татарстан, Бакый Урманче, Фучик, Чапаев, Яруллин, шулай ук Горький шоссесы, Мамадыш тракты, Камалиев һәм Җиңү проспекты урамнары участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1465 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 396 юл эшчесе һәм 383 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлегенә 135 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 8 тонна реагент һәм 127 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 8,6 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.