В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 395 тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 283 юл эшчесе һәм 151 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 59 катнаш юл машинасы, 53 трактор щеткасы, 7 үзбушаткыч, 18 фронталь төягеч, «Барсик» МКСМ һәм башка техника.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 395 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 361 юл эшчесе һәм 338 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлеккә 467 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 98 тонна реагент һәм 370 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 9,2 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.