Кышкы сезон башыннан шәһәр юлларыннан 896,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 350 юл эшчесе һәм 307 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы һәм трактор щеткасы, 78 үзбушаткыч, 53 фронт төягече, 28 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар түбәндәге урамнарда чыгарылачак: Фатыйх Әмирхан, Бирюзовая, Богатырская, Борисково, Волгоград, Воровский, Качалов, Кожевенная, Копылов, Король, Коләхмәтов, Сул як Болак, Маломосковская, Назарбаев, Новосельская, Парина, Идел буе, Сәлимҗанов, Фрунзе, Сибгат Хәким, Чистай, шулай ук Ферма шоссесы, Ирек мәйданы һәм урамнарның башка участоклары.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 8,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, аны чистартуда 409 юл эшчесе һәм 617 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан 896,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә бозлавыкка каршы 64 тонна материаллар кулланылган, сезон башыннан – 77,5 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.