В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы сезон башыннан шәһәр юлларыннан 930,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 338 юл эшчесе һәм 285 берәмлек махсус техника, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 66 үзбушаткыч, 49 фронталь төягеч, 31 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару түбәндәге урам кишәрлекләреннән башкарылачак: 3 нче Дәүләки, 25 нче Октябрь, Әмирхан, Баруди, Батурин, Большая Кызыл, Вербная, Габишев, Гафури, Гвардия, Гудованцев, Давыдов, Декабристлар, Достоевский, Дубравная, Завойский, Ипподром, Кремль, Сул як Болак, Назарбаев, Павлюхин, Серов, Тэцевская, Хаким, Чапаев, Чуйков, Цеткин, Эш Урам - шулай ук Оренбург һәм Себер трактлары, Җиңү проспекты, Ирек мәйданы һәм башка участоклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 6,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган, чистартуда 389 юл эшчесе һәм 505 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан 930,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 381 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 78,7 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.