В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 11,3 мең тонна тирәсе кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 522 юл эшчесе һәм 307 берәмлек махсус техника, шул исәптән 52 катнаш юл машинасы, 76 трактор щеткасы, 74 үзбушаткыч, 47 фронталь төягеч, 39 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару 2 нче Тура, Авангард, Агрономия, Королев, Адоратский, Айвазовский, Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Бондаренко, Бутлеров, Вересаев, Волков, Восстание, Гаврилов, Галактионов, Ипподром, Камай, Карбышев, Качалов, Кошевой, Кремль, Кутузов, Магистраль, Максимов, Миславский, Чуйков, Насыйри, Яңа Дәүләки, Нужин, Павлов, Парин, Петербург, Хәким, Җиңү, Ямашев проспектлары участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан якынча 11,3 мең тонна кар чыгарылган, чистартуда 567 юл эшчесе һәм 600 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан 97,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 312 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 25,9 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.