(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Ял көннәрендә казанлыларны җылы һава торышы көтә. Киләсе төндә +8-10 градус көтелә, иртәгә, 8 сентябрьдә, көндез - +22-24. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.
Татарстан буенча төнлә салкынрак булачак– +3-8 градус, көнбатышта - +12 градуска кадәр. Шулай да көндез һава +19-24 градуска кадәр җылыначак. Төнлә явым-төшем күзәтелми, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан салмак, уртача тизлектә җил исәчәк.
Якшәмбе, 9 сентябрьдә, республика буенча төнлә +9-14 градус көтелә, көндез - +18-23 градус. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Көнбатыштан искән салмак җил яшен вакытында тизлеген 18 м/с кадәр арттырырга мөмкин. Аязучан болытлы һава көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.