Явым-төшем фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 сентябрь). 6-нчы нчы сентябрьдә Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый дип җиткерә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак. Көндез һава +20-22 градуска кадәр җылыначак.
Татарстанның башка районнарында шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +5-10 булса, көндез +17-22 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.