В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы 3-5 градус җылы булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). 6 нчы апрельдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшемсез булачак, көндез – юеш кар, яңгыр, көньяктан уртача җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә Казанда 3-5 градус салкын, көндез синоптиклар 3-5 градус җылы булыр дип фаразлыйлар. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан буенча төнлә һава температурасы -3...-8 градус аралыгында тибрәнәчәк, көндез термометр баганалары 3-8 градус җылы күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.