В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар явым - төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы булыр, дип фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Иртәгә, 4-нче апрельдә, казанлыларны алмашынучан болытлы һава торышы көтә. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын булачак. Пәнҗешәмбе төнлә һава температурасы минус 1-3 градус тәшкил итәчәк, көндез исә + 5-7 градус булачак.
Гомумән алганда, республикада синоптиклар алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булыр, дип фаразлый. Көчле җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән төнлә секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы, районга карап, -4-тән +1 градуска кадәр, көндез исә -3-тән +8 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.