В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә шәһәр урамнарыннан 7,6 мең тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7 мең 626 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 651 юл хезмәте эшчесе һәм 617 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 96 катнаш юл машинасы, 73 "Бошунг, 15 кар төягеч, 120 щеткалы трактор, 26 грейдер, 70 фронталь төягеч, 52 "Барсик", 144 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1040 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 197 тонна реагент һәм 843 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 584 юл хезмәте эшчесе һәм 315 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 738,3 мең тоннага якын кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.