В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Иртәгә, 30 гыйнварда, Казанда явым-төшемсез аязучан болытлы һава көтелә. Җил үзгәрүчән, талгын.
Төнлә һава температурасы минус 16-18 градус, аязганда - минус 21 градуска кадәр, көндез 11-13 градус салкын булачак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча шулай ук явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Төнлә һава температурасы - минус 15-20 градуска кадәр, аязган вакытта – минус 25 градуска кадәр, көндез 10-15 градуска кадәр салкын булачак. Татарстан һәм аның башкаласы юлларында бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.