В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә шәһәрдә уртача салкын һава торышы көтелә, бераз кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Ноябрьнең соңгы көнендә Татарстанда һәм аның башкаласында бераз җылыначак. Һава торышы аязучан болытлы, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Төнге сәгатьләрдә бераз кар явачак.
30 ноябрьгә каршы төндә Казанда минималь һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк, ә иртә белән 7-9 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада термометр баганалары төнлә минус 11-16 градуска кадәр төшәчәк, ТР көнчыгышында һәм аязган вакытта 16-21 градуска кадәр салкын булачак.
Иртән Казанда бераз кар, көндез явым-төшемсез булачак. Казанда көндез температура 0 минус 5-7 градус тәшкил итәчәк. Татарстанда максималь температура минус 4-9 градус булачак. Урыны белән әз генә кар көтелә.
Юлларда бозлавык булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.