В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар юеш кар, яңгыр һәм томан фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). 28-нче февральдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем фаразлана, урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяктан, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез – 3-5 градус җылылык булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, аерым районнарда – томан. Җил көньяктан уртача, көчле, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 1-дән +3 градуска кадәр, көндез +1-дән +6 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.