В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә бераз кар һәм уртача тизлектә җил көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Иртәгә Татарстан һәм аның башкаласында болытлы һава көтелә. Вакыты белән бераз кар явачак.
Казанда төнлә температура 8-10 градус салкын булачак, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез 28 декабрьдә термометр баганалары минус 6-8 градус күрсәтәчәк. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил көтелә. Төнлә минималь һава температурасы минус 7-12 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура – минус 5-10 градус. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, юлларда бозлавык саклана.