Казан юлларында тәүлек эчендә 284 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Узган тәүлектә 477 юл эшчесе һәм 474 махсус техника, шул исәптән 154 катнаш юл машинасы, 146 трактор щеткасы, 63 фронталь төягеч, 37 «Барсик» мини-төягече, 48 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлек эчендә 284 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 445 юл эшчесе һәм 254 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнардагы участоклардан чыгарачаклар: Айдинов, Дзержинский, Дубравная, Шәриф Камал, Лобачевский, Петербург, Сара Садыйкова, Сәйдәшев, Федосеев, Чернышевский һәм башкалар.
Моннан тыш, урамнарның башка участокларында – тукталыш мәйданчыкларында, тротуарларда, объектларга керү һәм чыгу урыннарында да кардан чистарту һәм ком сибү эшләре башкарылачак.