В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар фаразлары буенча, бу көнне яңгырлар көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 24-нче апрельдә Казанда явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 3-5, көндез-17-19 градус җылы булачак.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 1-дән 6 градуска кадәр, көндез 15-тән 20 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көнчыгышында һава 10-15 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.