Алдагы төнне бераз кар явачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 22-нче гыйнварда Казанда төнлә бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез булачак. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 12-14 градус салкын, аязганда 16-18 градус салкын, көндез 12-14 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, Татарстан буенча төнлә һәм иртән, көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы 10 градустан 15 градуска кадәр салкын, төнлә һәм иртән 15-20 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.