Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 март). 21-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә Казанда һава температурасы 0 белән -2 градус арасында тирбәләчәк, көндез +1-3 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Тулаем Татарстан буенча көндез юеш кар явуы көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, көндез урыны секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0 белән -5 градус арасында тирбәләчәк, көндез һава температурасы +5 градуска кадәр булачак. Урыны белән юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.