В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы 8-10 градуска кадәр салкын булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Иртәгә синоптиклар казанлыларга аязучан болытлы һава көтелә, 21-нче декабрь төнендә бераз кар явачак, дип фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк.
Көндез урыны белән бераз кар, җил көньяк-көнбатыштан, һава температурасы 8-10 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, Татарстан буенча якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Аерым районнарда бозлавык һәм пыскак яңгыр саклана. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы минус 12-17 градус, аязганда минус 22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы минус 8-13 градустан түбәнрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.