В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Татарстанда һәм аның башкаласында салкын, аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән бераз яңгыр явачак.
Җомгага каршы төндә Казанда һава температурасы +4-6 градус булачак, Татарстанда – 1-6 градус җылы. Көндез шәһәрдә һава +10-12 градуска кадәр җылыначак, ТР районнарында температура +8-дән +13 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.