Узган тәүлектә 4,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4105 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 488 юл эшчесе һәм 581 махсус техника җәлеп ителгән, шул исәптән 156 катнаш юл машинасы, 9 кар төягеч, 136 трактор щеткасы, 16 грейдер, 75 фронталь төягеч, 54 «Барсик» төягече, 122 үзбушаткыч һәм башка төр техника.
Казан юлларында тәүлек эчендә 178 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылды.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 306 юл эшчесе һәм 220 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Әбсәләмов, Бауман, Дементьев, Муса Җәлил, Калинин, Кареев, Курск, Кави Нәҗми, Петербург, Чистай һәм башкалар.