Юлларда бозлавык саклана.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 18-нче мартта Казанда бераз кар, бозлавык һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил булуы көтелә. Киләсе төндә һаваның минималь температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк, иртәгә көндез максималь температура 1 градустан җылыдан 1 градуска кадәр салкын булачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава, көньяк-көнчыгыштан уртача җил булачак. Вакыт белән бераз кар явачак, урыны белән буран. Төнлә һаваның минималь температурасы 4-9 градустан түбәнрәк, аязган вакытта минус 13, көндез максималь температура 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.