В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә 3,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 505 юл эшчесе һәм 580 махсус техника җәлеп ителде, шул исәптән 150 катнаш юл машинасы, 16 кар төягеч, 146 трактор щеткасы, 19 грейдер, 75 фронталь төягеч, 49 «Барсик» мини-төягече, 114 үзбушаткыч һәм башка төр техника.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 453 юл эшчесе һәм 292 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 8 Март, Аграр, Азино, Актай, Астрономия, Батурин, Бауман, Болотников, Большая Красная, Гладилов, Глушко, Академик Губкин, Дружба, Журналистлар, Заря, Галиәсгар Камал, Академик Кирпичников, Копылов, Космонавтлар, Кремль, Күнче, Ломжа, Модель, Париж Коммунасы, Петербург, Пионер, Попов, Академик Сахаров, Столбов, Тинчурин, Федосеевская, Фрунзе, Фучик, Клара Цеткин, Япеев, Әмирхан һәм Ямашев проспектлары, Әмирхан һәм Ямашев проспектлары, Себер тракты, Зур Казан боҗрасы һәм башкалар.