В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы -3-5 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). 17 нче февральдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән бераз кар явачак. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә 10-12 градус салкын, иртәгә көндез 3-5 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -9 дан -14 градус аралыгында тибрәнә, аязган вакытта -19 градуска кадәр, көндез -3 тән -8 градуска кадәр тәшкил итәчәк, юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.