Синоптиклар кар фаразлый.
Фото: Марат Мугинов
Төнлә Казанда минус 9-11 градус, аязганда 14 градус салкын булачак. Көндез чәршәмбе көнне 6-8 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан буенча 16-нчы декабрьгә каршы төндә явым-төшем көтелми, иртән һәм көндез кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Минималь температура минус 9-дан алып минус 14 градуска кадәр тирбәләчәк, аязганда минус 19 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары минус 5-10 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.