В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 425 юл эшчесе һәм 506 махсус техника, шул исәптән 162 катнаш юл машинасы, 19 кар төягеч, 114 трактор щеткасы, 14 грейдер, 61 фронталь төягеч, 61 «Барсик» мини-төягеч, 64 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 216 юл эшчесе һәм 195 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Авангард, Архитектура юлы, Бауман, Касаткин, Кулагин, Магистраль, Мехчылар, Сара Садыйкова, Сәйдәшев, Федосеев, Южно-Промышленная, шулай ук Себер трактыннан.