В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы сезон башыннан бирле шәһәр урамнарыннан 176 мең 296 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 447 юл эшчесе һәм 274 махсус техника, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 38 фронталь төягеч, 34 «Барсик» төягече, 51 үзбушаткыч һәм башкалар чыгачак.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 8 Март, Аграр, Баруди, Беломорск, Васильченко, Верхоянск, Восстание, Мәҗит Гафури, Губкин, Дементьев, Достоевский, Дружба, Журналистлар, Заря, Камчатка, Кирпичников, Космонавтлар, Кызыл Татарстан, Шиһабетдин Мәрҗани, Меридиан, Нокса авышлыгы, Пионерлар, Попов, Сафьян, Симонов, Татарстан, Ударная, Сибгат Хәким, Халезов, Клара Цеткин, Чапаев, Чехов, Чистай, Чкалов, шулай ук Себер трактыннан.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1 мең 490 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 417 юл эшчесе һәм 543 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан бирле Казан урамнарыннан барлыгы 176 мең 296 тонна кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында тәүлек эчендә148 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 41 тонна реагент һәм 108 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан бирле юл хезмәтләре 38 мең 528 тонна бозлавыкка каршы катнашма кулланган.