Татарстан башкаласында синоптиклар һава торышын алмашынучан болытлы, явым-төшемсез булыр, дип фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Төнге минуслы һәм көндезге шактый югары температуралы һава торышы Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә саклана.
Казанда төнлә температура минус 1дән +1 градуска кадәр, Татарстанда – 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез термометр баганалары +13-15 градуска кадәр күтәреләчәк, тулаем республика буенча-12-17 градуска кадәр җылы булачак.
Һава торышы алмашынучан болытлы, явым-төшемсез, көньяк-көнчыгыштан җил булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.