В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явым-төшемнәр фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 август). 1-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +16-18 градус, көндез +29...+31 градус булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - көньяктан, көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +13...+18 градус, көндез +26...+31 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.