В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ Премьер - министры WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Россия Премьер-министры «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга ниятли. Шулай ук аның Россия җыелма командасы белән очрашуы көтелә.
Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнеханов белән Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булачак, анда ул «Веб-дизайн һәм эшләнмәләр», «Эшмәкәрлек өчен программалар», «Мобиль робототехника» компетенцияләре өчен күнекмәләр полигоны эше белән танышачак.
РФ Премьер-министры шулай ук Татарстан Президенты белән Казан Кремлендә очрашу уздыра. Аннан Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашулар булачак.
Чараларда шулай ук РФ мәгариф министры Ольга Васильева, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, башка федераль министрлыклар вәкилләре катнашачак.