Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2019, 10:02

Дмитрий Медведев Казанга киләчәк

Россия Премьер-министры WorldSkills Kazan 2019 ачылышында катнашачак, ил җыелма командасы әгъзалары белән очрашачак һәм берничә эшлекле очрашу уздырачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Бүген Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты ачыла. «Казан Арена» стадионында узачак ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Премьер - министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Казанда Дмитрий Медведев шулай ук WorldSkills һөнәри осталык буенча Россия милли җыелма командасы әгъзалары белән очрашачак, Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булачак, анда ул «Веб – дизайн һәм эшләү», «Эшмәкәрлек өчен программа чишелешләре», «Мобиль робототехника» компетенцияләре буенча күнегүләр полигоны эше белән танышачак.

Моннан тыш, Россия Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстан премьер-министры Әскәр Мамин һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашулар уздырачак.

Чараларда Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, башкарма хакимиятнең профильле федераль органнары вәкилләре катнашачак, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27-нче августта узачак. Төп ярыш мәйданы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге булачак. Чемпионатта 63 илдән 1371 конкурсант, шулай ук 1500-дән артык эксперт, рәсми һәм техник делегатлар катнашачак.

Ярышлар 6 блокта 56 компетенция буенча узачак: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, сәнәгать җитештерүе, хезмәт күрсәтү һәм гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү өлкәсе. Моннан тыш, Казанда яшүсмерләр арасында 13 компетенция буенча WorldSkills Juniors чемпионаты узачак.

Катнашучылар эшенә Россия Федерациясе, Бразилия, Кытай, Көньяк Корея һәм башка илләрдән халыкара экспертлар (тренерлар) бәя бирәчәк.

Барлык яңалыклар