Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2024, 12:17

Дмитрий Кремлев Казан шәһәр трансформациясе үзәген җитәкләде

Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы вазифасына Илшат Сәлимҗанов билгеләнде

Фото: Денис Гордийко

Бүген Казан мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә кадрлар үзгәреше турында игълан итте. Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсенең элеккеге башлыгы Дмитрий Кремлев Башкарма комитетның яңа структурасын – шәһәр трансформациясе үзәген җитәкләячәк. Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе җитәкчесе вазифасына моңа кадәр конкурентлык сәясәте һәм сатып алулар дирекциясен җитәкләгән Илшат Сәлимҗанов билгеләнде.

«Дмитрий Александрович Кремлев Татарстан рәисе ярдәме белән оештырылган шәһәр трансформациясе үзәге җитәкчесе вазифаларын башкарачак. Ул яңа мөмкинлекләр һәм ныгытылган команда белән шәһәрне цифрлаштыруны дәвам итәчәк, шуңа күрә бурычлар да зурдан», – диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, ил президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юлламасында яңа «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектына старт бирелүе хакында игълан итте. Мэр әлеге проектка Башкарма комитет алдына куелган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәк ресурслар юнәлдереләчәгенә ышанычын белдерде.

«Дмитрий Александрович, әйтергә кирәк, бу позиция өчен әзер җитәкче. Ул Башкарма комитет органнарында 25 ел эшли. Хезмәт юлын архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә башлаган иде, аннары мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсен җитәкләде, ә хәзер яңа мөһим юнәлеш белән шөгыльләнәчәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Мэр Илшат Сәлимҗановның да әзерлекле җитәкче булуын ассызыклады. «Безнең командада – 9 ел. Башта урта звенода эшләде, аннары дирекция җитәкчесенең беренче урынбасары, соңрак директор вазифаларын башкарды. Шунысы мөһим – ул «цифрлаштыру» эше буенча белгеч. Аларга шәһәр инфраструктурасын һәм икътисадын цифрлаштыру өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек телибез», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Юлия Летникова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 04.03.2024
Барлык яңалыклар