В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларга Татарстан башкаласына бөтен илдән меңгә якын бала һәм яшүсмер киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). 18-21 нче май көннәрендә «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия спорт фестивале узачак. Ярышларга Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын бала һәм яшүсмер киләчәк.
Фестивальнең кунаклары Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров, телевидение алып баручысы һәм спорт комментаторы Дмитрий Губерниев һәм башкалар булачак.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, параллель рәвештә өч программа узачак. Әйтик, Бөтенроссия ярышларының финалы биш юнәлеш буенча узар дип көтелә: «Күңелле стартлар» эстафетасы, «Беренчеләрнең көче» һава-көч атлетикасы буенча ярышлар, «Сәламәт хәрәкәт» проектлары конкурсы, шулай ук шахмат буенча ярышлар һәм «Батырлар уены» киртәләр полосасын узу.
19 нчы һәм 20 нче майда экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар планлаштырылган. Уеннарда катнашучылар скейтбординг, BMX, паркур, трюк самокатында йөрү һәм башка дисциплиналарда ярышачак. Теркәлү якын арада экстрим-паркның һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә ачык булачак.
Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары 3х3 баскетбол турнирында иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Анда катнашырга теләгән командалар сылтама буенча теркәлү формасын тутыра алалар.
Моннан тыш, кунаклар өчен төрле мастер-класслар, ачык тренировкалар һәм популяр спортчылар белән очрашулар, музыкаль коллективлар чыгышлары әзерләнәчәк.
«Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия спорт фестивале «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Анда Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 160 меңнән артык укучы катнашты.