Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2024, 20:56

Дмитрий Чернышенко: «Казанда барысын да искиткеч дәрәҗәдә эшли алуыгызны кабат исбатладыгыз!»

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Киләчәк уеннары»н ябу тантанасы узды

Фото: vk.com/gamesofuture

Бүген Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ябу тантанасы узды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үтте, анда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия спорт министры Олег Матыцин, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Дмитрий Чернышенко үз чыгышында турнирны уздыруның югары дәрәҗәсе – сервис эше, ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны уңайлылык, иминлеген тәэмин итү өчен Казанга рәхмәт белдерде.

«Казанда барысын да искиткеч дәрәҗәдә эшли алуыгызны кабат исбатладыгыз! Фиджитал хәрәкәтенә мөмкин булганча күбрәк дусларны җәлеп итеп, спортчыларны да, тамашачыларны да сөендердегез», – дип белдерде РФ вице-премьеры.

Ул шулай ук масштаблы филжитал-уеннар үткәрү традициясе дәвам ителәчәген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы эстафетаны башка дәүләтләргә тапшырды.

«Киләчәк уеннары»н Татарстан башкаласында уздыру турындагы карар Россия президенты тарафыннан кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга республикага күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерде.

«Бүгенге чара тантаналы, ләкин бераз моңсу. Татарстан башкаласы ике атна бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булды. Мин илебез җитәкчелегенә әлеге чараны бездә уздыру карары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Уеннарга килергә вакыт тапкан БДБ дәүләтләре башлыкларына да рәхмәт җиткерәм», – дип ассызыклады ТР рәисе.

Турнирны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен республикадан команда җәлеп ителде. «Сезгә уңайлы һәм кызыклы булсын өчен тырыштык. Шулай ук барлык татарстанлыларга республика кунакларына һәрвакыттагыча җылы мөнәсәбәт һәм кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Киләчәк уеннары» ТР башкаласында 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узды. Ярышларда 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты. «Киләчәк уеннары» – классик һәм цифрлы спорт төрләрен берләштерүче фиджитал-форматтагы ярышлар. Турнир программасы үз эченә биш юнәлеш буенча 21 дисциплинаны алды. Мультиспорт турнирының гомуми приз фонды 10 миллион доллар тәшкил итте.

Барлык яңалыклар